news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция ветераннары «Добробат» төркеме булдырган

Махсус хәрби операция ветераннары «Добробат» төркеме булдырган
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Казан» гаилә үзәге янында Россия көне уңаеннан уздырылган концертта ВИА «Волга-Волга» һәм махсус хәрби операция ветераннарыннан торган «Добробат» төркеме дә чыгыш ясады.

«Әлеге бәйрәм безнең төркем өчен бик әһәмиятле, чөнки безнең рухташлар Ватаныбызны саклый. Шуңа күрә дә безнең ил бәйрәме — ул барыннан да элек алгы сызыкта булганнар бәйрәме, минем үземнең улым хәзер анда. 22 июньдә безнең төркемгә бер яшь тула! Без үз җырларыбызны гына җырлыйбыз, безгә аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның берсе булган солистыбыз Иван Хомяков яза», — диде «Добробат»ның проект авторы, сәнгать җитәкчесе һәм профессиональ музыкант Валерий Чамрин.

Чамрин билгеләп үткәнчә, «Добробат»тагы бөтенесе һәвәскәрләр, ул үзе исә аранжировкалар ясый, коллектив белән студиядә репетицияләр үткәрә.

«Төркемне оештыру идеясе 2022 елда барлыкка килде. Иң башта фронтка китәргә, махсус хәрби операция зонасына җыенган идем. Улым җибәрмәде: «әти, нәрсә эшли аласың, шуны эшлә» диде ул», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Шулай ук Чамрин фронтка ярдәм өчен медальләр һәм орден белән бүләкләнгән.

  • Концерт «Вперёд, Россия» җыры белән тәмамланды һәм кичке программа барышында «Каспий», «Отпетые мошенники» кебек популяр төркемнәр сәхнә тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot