Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия көнендә «Никто кроме нас» хоры җырлады

12нче июньдә «Казан» гаилә үзәге янында Россия көне уңаеннан концерт тамашасы булды. Концертта махсус хәрби операция офицерларының хатыннарын берләштергән «Никто кроме нас» волонтерлык хәрәкәте хоры да чыгыш ясады. Алар ТР халык артисткасы Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның Дәүләт Камера хоры белән бергә ватанпәрвәрлек рухындагы җырлар башкардылар. «Никто кроме нас» җитәкчесе Лилия Култышева бу хакта тулырак сөйләп үтте.
«Безнең хәрәкәтнең үз хоры бар. Бүген без икенче мәртәбә тантаналы чарада катнашабыз. Тәүге тапкыр Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булган тантанада җырлаган идек. Мин ихлас күңелдән тыныч күк йөзе, ир-егетләребезнең исән-сау туган якка кайтуларын телим. Тизрәк бөтен Җир шарында тынычлык урнашсын инде. Шатлыклы вакыйгалар күп булып, аяз күк йөзе астында яшәргә язсын. Безнең хорда 40тан артык солистка җырлый. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш иптәшләре, әниләре, дәү әниләре, апалары һәм сеңелкәшләре бар», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Хор солисткасы, Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова билгеләп үтүенчә, әлеге иҗат коллективына ул бик теләп йөри.
«Ирләре махсус хәрби операциядәге яу кырында булганнарның хатыннарын күңелләрендә юаныч булсынга иҗатка тартырга омтылдык. Әлбәттә, психологлар да бар, кем тели – маскировка челтәрләре үрергә дә йөри. Ә без җырларга теләгәнебезне аңладык. Без «Солдаты» дигән җырны башкарабыз. Ә бүген беренче тапкыр безнең башкаруда «Родина» җыры премьерасы булды. Ә инде аңа төшерелгән клип таралып өлгерде», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Хор вәкилләре билгеләвенчә, аларга булган ярдәм өчен алар Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага рәхмәтле.
Концерт вакытында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән I республика патриотик җыр конкурсында Гран-при алган, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булган Павел Козенко да видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.
«Мин 28нче полкның 104нче десант-штурм дивизиясе хәрбие. Тумышым белән Спас районының Болгар шәһәреннән. Татарстанны бик яратам. Җырлар һәм шигырьләр язам. Шигырь һәм җырларның тематикасы нигездә хәрби. Өем, әти-әнием, дусларым һәм иптәшләрем турында язам, һәм, әлбәттә, гүзәл кызларыбыз өчен. Шигъри юллар һәм җырлар күңелгә уйламаган җирдән туа ул. Алар миңа көндәлек хезмәтемдә ярдәм итә, көч-куәт өсти. Мин сезне Россия көне белән котлыйм! Бәхет, сәламәтлек һәм иң мөһиме тыныч күк йөзе белән имин тормыш телим», – диде ул.
Россия көненә багышланган концерт 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз