news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган дип саналган Татарстан хәрбие әнисенә машина бүләк иткән

Махсус операциядә һәлак булган дип саналган Татарстан хәрбие әнисенә машина бүләк иткән
Фото һәм видео: Эльвира Гайнетдинова, "Челны ТВ" ТРК

Татарстанның Тукай районында яшәүче ир-ат сентябрь аеннан бирле махсус операция зонасында хезмәт иткән. Хәзер ул ялга кайткан һәм әнисенә автомобиль сатып алган.

«Татар-информ» язганча, моңа кадәр әлеге хәрби хезмәткәр хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган дип саналган һәм туганнарына шул хакта хәбәр иткәннәр. Бәхеткә, бу белешмә ялгышлык булып чыккан. Бераз вакыт узгач, ул ялга кайткан. 

Аның әнисе Энҗе Татарстанның Зәй районында Суык-Чишмә авылында яши. Ул көн саен 30 километрдан артык юлны җәяү йөреп Зәй районында эшли.

«Әнисенә машина бүләк итәргә булды, чөнки автобуслар сирәк йөри, машиналар да гел булып тормый. Энҗе, улыгыз молодец! Герой, кайгыртучан!» - дигән хәрби ир-атның туганы.

Әни кеше бүләкне күргәч елап җибәргән. Ул кулында үз автомобиленең ачкычы икәнен башта аңлап та бетермәве турында әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100