news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә һәлак булган дип игълан ителгән Зәй егете өенә кайткан

Махсус хәрби операциядә һәлак булган дип игълан ителгән Зәй районыннан мобилизацияләнгән хәрби гаиләсе янына кайткан. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Рәйхан Суык-Чишмә авылына исән-сау кайткан. Аны туган авылында хатыны һәм әнисе көтеп торган.

Заинск-информ

«Мин аның кайтуын бик көттем. Без элемтәдә идек. Аның һәр хәбәре безгә көч бирә иде. Хәзер аны күрдем дә, хисләремне белдерергә сүз таба алмыйм. Бик шат! Ул бик ябыккан, әмма, иң мөһиме, исән-сау», - диде Рәйханның әнисе Энҗе.

Хәрби 2022 елның сентябрендә хезмәткә киткән. Туганнарына аның һәлак булуы турында хәбәр иткән булганнар. Әмма бу мәгълүмат дөреслеккә туры килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot