news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды

Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны республиканың иң югары бүләге - «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, әлеге бүләк Ингушетия халкы алдында аеруча зур казанышлар өчен, ягъни халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен бирелә.

Элегрәк Миңнеханов һәм Кәлиматов Татарстан Республикасы белән Ингушетия арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot