Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов һәм Мәхмүд-Али Кәлиматов хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ингушетия Башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы шундый документ 2013 елда ук имзаланган иде. Республиканың кайбер предприятиеләре Ингушетия компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, «МТЗ-Татарстан», «КАМАЗ», «КАМА» сәүдә йорты һәм башкалар.
Имзаланган документ кысаларында Ингушетиягә ягулык һәм нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы комплекслары, медицина эшләнмәләре, көнкүреш химиясе, автомобиль техникасы китереп тору өлкәсендә хезмәттәшлек перспектив юнәлешләр булып тора.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ингушетиядә эш сәфәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз