news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Матбугат көне уңаеннан «Татар-информ» хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Матбугат көне уңаеннан «Татар-информ» хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Рамил Гали

Татарстанда матбугат көне уңаеннан уздырылган Медиапикникта матбугат хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Мактау грамоталарына «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгың татар редакциясе хезмәткәрләре дә лаек булды. Аларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән тәрҗемәче-редактор Гөлүзә Василова, корреспондент Рифат Каюмов бүләкләнде.

«Татмедиа» агентлыгың Рәхмәт хатына «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Газимова, корреспондент Зилә Мөбәрәкшина лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot