news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»да Татарстан матбугаты көненә багышланган Медиапикник башланды

«Татмедиа»да Татарстан матбугаты көненә багышланган Медиапикник башланды
Энҗе Габдуллина

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә Татарстан матбугаты көненә багышланган «Медиапикник» башланды. Тантаналы чарада республика һәм район матбугат чаралары, төбәкләрдән килгән кунаклар катнаша.

Матбугат хезмәткәрләрен һәм ветеранннарны «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

«Хөрмәтле коллегалар, һәммәгезне безнең профессионал бәйрәм белән котлыйм! Сезнең арада булып, һәрберегезне күрүемә шатмын. Бәйрәм хисен үзегездә һәрвакыт саклагыз. Бәйрәм белән», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев вакытлы матбугатның беркайчан да бетмәячәген әйтте.

«Интернетта эшләүче дошманнар: «Иртәгә радио, телевидение, газеталар бетә», – диләр. Бу дөрес түгел. Катлаулы, буталчык мәгълүмати океанда утраулар кирәк. Ул таяну ноктасы – без. Без эшләмәсәк, тәфсилле мәгълүматны җиткермәсәк, ул эшне кем эшләр? Беркем дә эшли алмас», – диде ул.

Татарстан журналистларын котлап, «Медиапикник»та популяр җырчылар һәм артистлар чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot