news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татары Венера Шәрәфиева: Татарча сөйләшсәләр дә, нагайбәкләр татар булып язылмаган

Мәскәү татары Венера Шәрәфиева: Татарча сөйләшсәләр дә, нагайбәкләр татар булып язылмаган
Зилә Мөбәрәкшина

Мәскәүдә яшәүче татар кызы Венера Шәрәфиева халык санын алуга карата фикерләре белән уртаклашты.

«Россиядә исемен үзгәрткән татар җирлекләре бар. Мәсәлән, күптән түгел Магнитогорск шәһәре районыннан бер танышым белән сөйләштем. Аларда элекке татар җирлекләрендә чукынган татарлар – нагайбәкләр яши икән. Үзләре саф татар телендә сөйләшә. Татар булсалар да, җанисәптә татар булып язылмаганнар», - диде ул Мәскәү татарлары штабында.

  • Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов та Чиләбе өлкәсендәге авылларда яшәүче нагайбәкләрнең үзләрен татар дип санавын әйткән иде. 

Аның сүзләренчә, җанисәп нәтиҗәләре барлык кешенең кәефен төшергән. «Моның берничә сәбәбе бар.

«Урта яшьтәге буын һәм яшьләр үз халкының тарихын, татарларның килеп чыгышын, күренекле татар шәхесләрен белми. Шунлыктан, аларның үзаңы юк. Хәзерге татар халкының казанышлары турында да алар хәбәрдар түгел. Мәсәлән, хөкүмәттә татарлар кем? Татарлар тарафыннан нинди идеяләр тәкъдим ителә, спортчылар арасыннан татарлар бармы? Шуңа күрә үз милләтең өчен горурлык хисе тәрбияләнми», - диде ул.

Венера Шәрәфиева әйтүенчә, җанисәп вакытында чик югала. «Син - русмы, татармы? – дип сорагач, Россия кешесе икәнсең, димәк, рус, дигән ассоциация туа. Әйтик, катнаш милләттән туган балалар үзләрен «рус» дип язып куя. Ул бу сүзне «Россия кешесе» дигәнне аңлата дип уйлый. Милләте турында бөтенләй ләм-мим. Монда мантыйк бар, ләкин бу наданлыкның бер билгесе», - диде ул.

«Җанисәптә катнашмаучылар турында әйтеп тә торасы юк. Мәсәлән, мин үзем дә халык санын алуда катнашмадым. Өемә беркем килмәде, искә төшерүче булмады. Минем кебекләр күп. Бу юлы һәр кешенең өенә бардык, дисәләр дә, бу фактны дөрес дип әйтә алмыйм», - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100