news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илмир Ямалтдинов: Чиләбедә яшәүче нагайбәкләр үзләрен татар дип саный

Нагайбәкләр рәсми рәвештә аз санлы халык дип танылган.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләр үзләрен татар дип санавын әйтте.

«Нагайбәкләр рәсми рәвештә аз санлы халык дип танылган. Чынлыкта, алар үзләрен татар дип саный. Борынгыдан татар гореф-гадәтләрен саклап килгәннәр», — диде Илмир Ямалтдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

2016 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Чиләбе өлкәсендә экспедициядә булган. Йөри торгач, Нагайбәк районының Париж авылына кадәр барып җиткәннәр. Билгеле булганча, Нагайбәк районы халкы Башкортстанның Бакалы якларыннан күчерелгән. Париж авылы башта рәсми рәвештә номер белән аталган, алга таба Франция башкаласы исемен алган.

«Халык белән администрация янында аралашканда аларга үзләрен татар дип әйттермиләр. Әйтә башласалар, туктаталар. Мин берничә апаны җыр яздырабыз дип читкә алып киттем. «Әйтә башлаган сүзегезне бүлдерделәр. Сез милләтегез буенча кем?” - дип сорадым. Алар «Без - татар», диләр. Рәхәтләнеп татар халык җырларын яздырдык», — диде Илмир Ямалтдинов.

Җырларның бер өлеше «Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары» китабында урын алган. Теләгән кеше таныша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100