news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машинага тагылган ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе: Кызымның дустын гаепләмим

Машинага тагылган ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе: Кызымның дустын гаепләмим
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Казанда суд иптәшен машинага тагылган ватрушкада йөрткән Эвелина Якупова эшен карый башлады. Ватрушкадагы кыз гаять зур тизлектә башы белән юл билгесенә бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән вафат була.

«Эвелина Якупова, гаепләүне тыңлаганнан соң, гаепне өлешчә тануын белдерде. Ул үзен юл-транспорт һәлакәте урынын калдыруда гаепләү белән килешми. Урыннан китүен ул дустын хастаханәгә илтү белән аклый. Шуннан соң суд зыян күргән якның – һәлак булган Дарьяның әнисе фикерен тыңлады. «Мин нәрсә әйтергә белмим, ләкин миннән Эвелина ягына гаепләүләр булмаячак», – диде ул», – дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.

Узган утырышта Якупованың адвокаты судка Эвелинаның дустын хастаханәгә алып китүен, ә аннары гаебен тануын раслады.

Суд карары буенча, Эвелина Якупова өй арестында тагын ким дигәндә өч ай булачак. Әлегә суд тикшерүе бара. Әгәр бу вакыт җитмәсә, чик кую чарасын озайту мәсьәләсе туачак.

  • Әлеге процесс турында тулырак «Интертат.татар» сайтыннан укып белергә мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot