news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ватрушкада шуган кызның үлемендә аның автомобиль йөртүче дусты гаепле

Казанда ватрушкада шуганда имгәнгән кызның үлеме турында тулырак мәгълүмат барлыкка килде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынына барып, хезмәткәрләр әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен ачыклаган, чөнки урында кан эзләре булмаган. Әмма биологик эзләр кызның үлеме фаразланган урыннан 1,2 чакрым ераклыктагы якындагы территорияне әйләнеп чыкканда табылган.

Моннан тыш, видеокамераларда күренгәнчә, кыз автомобильнең арткы өлешенә бәйләнгән тюбингта шуып барган.

Машинаның хуҗасы һәлак булучының 22 яшьлек дус кызы булып чыга.

«Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру белән бәйле рәвештә кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

«Татар-информ» белдергәнчә, машина хуҗасы һәлак булган кызның 22 яшьлек дус кызы булган. Кыз тулысынча үз гаебен таныды, аңа карата читкә китмәү турында чикләү чарасы сайланды. Хәзерге вакытта суд-медицина, суд-биологик һәм суд-автотехник экспертизалар билгеләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы 8 гыйнварда Казанда 20 яшьлек кыз, таудан тюбингта шуганда, койма баганасына килеп бәрелгән, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100