Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр дә катнашачак
Күзәтүчеләр ролендә башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешмалар һәм автомәктәп вәкилләре була ала.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанда машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырганда күзәтүчеләр — башка йөртүчеләр, иҗтимагый оешма һәм автомәктәп вәкилләре дә катнаша алачак.
Аларның машинага утыруы имтихан тапшыручы белән килештереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.
«Күзәтүчеләрнең катнашуы имтиханның „үтә күренмәле“ итү һәм бәхәсле очракларны хәл итәргә булышачак», — дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары.
Машина йөртүче имтихан бирү процессына шикаять белән мөрәҗәгать итсә, комиссия аудиоязмаларны һәм видеоларны өйрәнә. Йөртүче хаклы булса, имтихан нәтиҗәләре бетерелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, йөртүчеләргә машина йөртү таныклыгы алу өчен мәйданчыкны аерым имтихан буларак тапшырырга туры килмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз