news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәсгут Имашев белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев белән хушлашу иртәгә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Казан, Щапов урамы, 37) узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсгут Имашев бүген вафат булды.

  • Мәсгут Габдрахман улы Имашев – 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы Каен авылында туа. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында Татар академия театрында эшли. Соңыннан — Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры.
  • Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б. Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1984. РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре - 1999.
  • Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot