Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Имашев вафат
95 яшендә актер, композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булган. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.
«Яшисе килеп яшәргә кирәк. Бүтән сере юк. Ашау-эчү, хәрәкәт – һәркайсыбызда бар. Нинди эш булса да, эшне сайлап түгел, эшлисе килеп эшләргә кирәк. Теләгемә каршы мине директор итеп куйдылар, ләкин мин ул эшне яратып башкардым. Нинди эш эшләсәң дә, яратып эшлә. Тормыш дәвам итә, алга бара. Кыскача гына җаваплыйм: яшисе килеп яшәргә кирәк», – дип сөйләгән иде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргә әңгәмәсендә.
- «Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев җыр, тормыш һәм язмыш турында
-
Мәсгут Имашев: «Ходай биргән гомеремдә җырлар иҗат итәргә тырышырмын»
Мәсгут Габдрахман улы Имашев – 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсенең Барда районы Каен авылында туа. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә укый. Студент елларында Татар академия театрында эшли. Соңыннан — Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры.
Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б. Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1984. РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре - 1999.
Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз