news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марсель Галиев Туфан Миңнуллинны искә алып: Тәнкыйтьләп кенә калмый иде

Марсель Галиев Туфан Миңнуллинны искә алып: Тәнкыйтьләп кенә калмый иде
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Камал театрында узган Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсендә хатирәләр барланды, истәлекләр яңартылды. ТР халык язучысы Марсель Галиевның чыгышы белән видеофрагмент күрсәтелде.

«Туфан Миңнуллинга шылтыратып сөйләшәсе, киңәшләшәсе килгән чаклар булгалый. Ләкин ул юклыгы искә төшеп китә дә, күңел дә төшә. Аның туры һәм кыю сүзләре җитми. Ул бит тәнкыйтьләп кенә калмый иде. Ә шушы вакыйганың асылына төшеп, аннан чыгу юлларын да күрсәтә торган иде. Ул юл күрсәтүче иде. Ул Язучылар берлеге идарәсе рәисе булгач, рәискә шикаять белән йөрүчеләр туктады. Чөнки, һәрвакыт ишеге ачык, ә сөйләшкәндә тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Син пышылдап кына керсәң дә, аның тавышы бөтен дөньяга ишетелеп тора», – дип хатирәләргә бирелде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук ул Туфан Миңнуллинның әдәби калып үзенчәлекләре турында сөйләп алды.

«Туфан Миңнуллин фаҗигане булдырмыйча калдыра. Ул «мин тамашачыны уйлыйм, безнең буын күп авырлык кичергән. Тамашачыларны тагын да ныграк борчуга салырга теләгем юк», дип әйтә иде. Аннары аның робагыйлары бик уңышлы булды, чөнки алар артында образ тора. Әлдермеш образы, мәсәлән», – диде язучы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алга таба Миңнуллинның робагыйлары яңгырады. Хәтер кичәсе барышында танылган драматург иҗат иткән сәхнә әсәрләреннән өзекләр дә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot