Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алдылар
Камал театрының зур залында Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсе булды. Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та чыгыш ясады.
«Туфан аганың безнең арабыздан киткәненә дә хәйран вакыт узган. Әмма һәр сүзе, сынаулы җитди карашы һәрберебезнең күз алдында. Ул безгә йөзьяшәрлек Әлмәндәрен, һәркайсы васыять булырлык әсәрләрен, гыйбрәт булырлык дистәләгән чыгышларын тәрбия китабы итеп калдырып китте. Әгәр дә аңа Әлмәндәр картныкы кебек гомер насыйп булган булса, Туфан ага шушы матур яңа театр бинасына да ничек сөенер иде?! Һәм әле күпме игелекле гамәлләр белән ил-көнебезне, халкыбызны һәм милләтебезне куандырыр иде. Үзебезнең арабызда булмаса да – аның бер генә сүзенең дә, бер генә язган әсәренең рухи кыйммәте әле дә кимемәде», – диде ул.

Марат Әхмәтов хатирәләре белән дә уртаклашты.
«Үз чорында, моннан бик күп еллар элек республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев болай дигән булган: «Туфан үзенең искиткеч мәгънәле әсәрләрен коеп кына тора». Безнең күз алдыбызда Туфан абый – туган тел, халкыбыз язмышы һәм яшәеше өчен җанын фида кылып, яшьнәп яшәгән шәхес. Кыюлык, ихласлык, үз кыйбласына мәңгегә тугрылык һәм халкын бик ярату кебек сыйфатлар аңа хас иде», – дип ассызыклады җитәкче.

Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр, видеофрагментлар, шигырьләр уку һәм танылган артистлардан музыкаль номерлар булды. Алар тамашачыларга күренекле язучының иҗаты һәм тормышы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз