Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марсель Галиев: Телне белмәү аңның ялкаулыгыннан килә
«Без беркайчан да чит милләт каршында туган телебезнең грамматикасы авыр дип сөйләргә тиеш түгел. Галимнәр һәм тел белгечләре аның җиңеләйтү ягын эшләсен иде», - диде язучы.
Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев туган телне белмәү аңның ялкау булуыннан килә дип саный.
«Телебезгә күләгә төшерү булды. Аның тамырында тектоник тетрәүләр бара икән, шул вакытта телгә ниндидер ябырылу, аның уңышсыз якларын күрсәтү кирәкми. Андый вакытта тел турында сөйләргә ярамый. «Боларның телләре әле эшләнеп бетмәгән, нишләп өйрәним мин», - дип әйтәчәкләр», - диде ул Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан язучылары катнашындагы түгәрәк өстәлдә.
Аның әйтүенчә, тел мәсьәләсе һәр язучыны борчый. «25 ел элек булган бер вакыйганы искә төшерәсе килә. Өч хәреф өстәргә дигән сүз чыккан иде: қ, ғ һәм хәмзә билгесе. Хәтта галим Әбрар Кәримуллин да шул юл белән йөри башлады. Нигә кирәк бу, дип сорадым үзеннән. «Минем малай каты «к» хәрефен йомшак итеп әйтә», - дигән иде. Койрык өстәп кенә кешене дөрес әйтергә өйрәтеп булмый дип саныйм», - диде язучы.
«Инглизләр бер төрле яза, икенче төрле укый. Әгәр шулай булса, безнең татар бу телне өйрәнә алмыйм дип, почмакта елап утырырга тиешме? Ә кытайларның иероглифлары күпме? Татар ялкаулыгы аркасында аны мәңге өйрәнә алмаячак», - ди Марсель Галиев.
Язучы телне җиңел генә өйрәнеп булмаганын искәртте. «Туган телне бәләкәйдән үк үзләштергәнбез, ул безгә ана сөте белән кергән. Шуңа күрә «Казан» сүзендә, әйтик, каты «к» авазын әйтәбез. Каты «к» белән каты «г» авазлары кергән сүзләр йөздән артып киткәндер, шуны гына өйрәнмәскә буламыни?» – диде ул.
Марсель Галиев фикеренчә, без беркайчан да чит милләт каршында туган телебезнең грамматикасы авыр дип сөйләргә тиеш түгел. Галимнәр һәм тел белгечләре аның җиңеләйтү ягын эшләргә тиеш. «Ә без сөйләнеп үткәрәбез, бүтән халыклар да ишетсен дип, русчага тәрҗемә итеп әйтәбез, ә телне җиңеләйтү ягыннан берни эшләмибез», - диде ул.
Ул хәзерге вазгыять турында да сөйләп үтте. «Хәзер әбиләр дә үзгәрде. Алар элек русча белми иде, хәзер яхшы беләләр. Алар - кияүгә чыгып, телен оныткан руслашкан татар әбиләре. Алар татар телен кайдан белсен? Бер абзый оныгыннан «Туган тел» шигырен акча түләп ятлаткан. Мең сум бирәм, бер куплетны ятлый, ди. Шулай, өч мең бирдем, диде. Менә шундый хәлгә калганбыз без», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз