news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин: Язучылар балаларга кызыклы булмаган әсәрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята

«Мәктәпләрдә «хисап» өчен генә чыгыш ясауларны туктатырга кирәк», - диде артист.

Алмаз Хәмзин: Язучылар балаларга кызыклы булмаган әсәрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята
Абдул Фархан

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, артист Алмаз Хәмзин сүзләренчә, язучылар, шагыйрьләр мәктәпләрдә балалар белән очрашуларда кызык булмаган әсәрләрен сөйләп, татар теленә нәфрәт уята башлый.

«Язучылар, шагыйрьләр балаларга бик үк ошап бетмәгән шигырьләр сөйли, иҗаты белән таныштыра, кайберсе повестен сөйли башлый. Нәрсәгә кирәк ул аларга? Алар аны укымаган, белми. Акрынлап, татар теленә нәфрәт уята башлыйлар», - диде ул Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан язучылары катнашындагы түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, балаларны шәхси үрнәк белән тәрбияләргә кирәк. «Мәктәпләрдә «хисап» өчен генә чыгыш ясауларны туктатырга кирәк. Бу турыда беркайчан да әйтелми. Без җыелышларда докладлар белән бик матур гына чыгыш ясыйбыз, ләкин аны ничек итеп максатка ирештерү турында бервакытта да сөйләшмибез», - диде ул.

Алмаз Хәмзин тел мәсьәләсен күптәннән күтәрергә кирәк иде дип саный. «Мин бу эш белән күптәннән шөгыльләнәм: пандемиягә кадәр ун ел эчендә 1200 мәктәптә булдым, балаларга шигырь язу, шигырь сөйләү буенча мастер-класслар бирәм. Җырлар җырлыйм, юмор сөйлим. «Идел ярларына нурлар сибеп» дип җырлап җибәргәч, укучыларның сиңа карашы үзгәрә», - диде артист.

«Пандемиядән соң ике ел үтте. Чакырулар була башлагач, апрельдә бер район мәктәбенә бардым. Габдулла Тукайның кайсы айда туганын, әнисе һәм әтисенең исемен, туган елын сорадым. Җавап бирә алмадылар. Берсе әнисенең исемен Хәмдүнә дип әйтте. Авырга киткәч, баянны алдым да, «Туган тел»не уйнап җибәрдем. Калган куплетларында кушылырлар дип, кычкырып җырлый башладым. Үзем җырлаудан туктадым – беркем дә җырлый белми икән», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100