«Заманында шагыйрә Белла Ахмадуллина бар иде. Ул үз шигырьләрен гаҗәеп укый иде. Аның шигырьләрен беркем дә аңламый һәм аның нәрсә әйтүен ачык кына беркем дә әйтә алмый иде. Ул бөек саналды. Аны «бөек» димәсәң, «аңламадым» дисәң – җүләр буласың. Йолдыз да – менә шундый шагыйрә... Аңламадым, дисәң – җүләр буласың. Берни дә юк, дисәң дә – дөрес түгел. Ниндидер тыгыз фикерләр һәм күрелмәгән гаҗәеп образлар бар.
Безнең поэзия бит хәзер 2 төрлегә әйләнде. Шушындый катлаулы шигърият бар (берничә кешедә ул) һәм буш шигърият (туган як, әни турында) – мең тапкыр кабатланган темага язу. Шулай язып, үзләрен шагыйрь дип йөрүчеләр бар. Андыйлар белән чагыштырганда гаҗәп инде бу ребус тибындагы шигырьләр. Болары – аңлашылмый, бөтенесе аңлашылып торган үтә күренмәле шигырьләр дә кызык түгел.
Шундый заман килде: шигърият ниндидер девальвациягә кереп бара, дип уйлыйм мин. Аны аңлатып та булмый. Нәрсәдә аның сәбәбе? Тел саега барган саен, бер яктан, шигырь катлаулана, икенче яктан, гел примитивка әйләнеп бара. Менә шундый ике яссылыкта бәргәләнә шигърият. Шуны мин аңлата да алмыйм, үзем дә аңламыйм хәзер. Кая барып чыгар бу шигърият?! Шигърият жанр буларак үзен үзе бетереп бара кебек – шуны сизәм. Жанр буларак арзанаеп бара. Шуңа алар катлаулы итеп, кеше тиз генә анламаслык итеп язалар», – ди ул.
Шагыйрьләр белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.