Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мариуполь шәһәрендә ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылды
Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты.
Мариуполь шәһәрендә ремонт-торгызу эшләреннән соң Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылды. Мәчет Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең төп гыйбадәтханәләренең берсе булып тора. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетне яңадан торгызу процессын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләде. 2023 елның мартында ук Россия Президенты Владимир Путин Мариупольдә булганда Марат Хөснуллин дәүләт башлыгына киң күләмле төзелеш эшләре һәм тирә-юньдәге территорияне төзекләндерү турында хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты.
Рафыйк Тимербаев Мариуполь Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул Мәскәү ислам институтын тәмамлаган
Тантана Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллинның Коръән аятьләрен укуыннан башланды. Тантанада катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү хаты җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз