Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин Донбасс татарларын Татарстан мәдрәсәләрендә укырга чакырды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Донбасска сәфәре барышында Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүче татарларны Татарстан Республикасы мәдрәсәләренә укырга чакырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин эш сәфәре белән Мариуполь шәһәренә сәфәр кылды. Монда алар Мариуполь Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында булды, җирле татар-мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты һәм Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рәшид Брагин белән сөйләшүләр үткәрде.
Хәрби хәрәкәтләр барышында зыян күргән Мариуполь Җәмигъ мәчете РФ Президенты Владимир Путин әмере белән, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин күзәтчелегендә алып барылган төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң ачылды. Мәчет Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыйров исемендәге фонд акчасына Аймани Кадыйрова химаячелеге белән төзекләндерелгән.
Сәфәр барышында Камил хәзрәт һәм Марат хәзрәт шулай ук Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Рәшид хәзрәт Брагин белән дә аерым очрашу үткәрде. Алар төбәктәге вәзгыять һәм җирле мөселманнарның проблемалары турында фикер алышты. Камил хәзрәт Җәмигъ мәчете китапханәсе өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының рус һәм татар телләрендәге китапларын тапшырды.
Моннан тыш, ул Донецк һәм Луганск Халык Республикалары өчен дини кадрлар әзерләү мәсьәләсен уңай хәл итте — җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште. Камил хәзрәт Мариупольгә сәфәре кысаларында Донецк Халык Республикасы татарлары белән дә аралашырга өлгерде.
Мариупольдә Камил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәренең «Ихлас» мәчетенең мобилизацияләнгән имам-хатыйбы Илфак хәзрәт Зөлкарнаев белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз