Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Закиров Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде
Яңа вазифага билгеләнгәнче ул Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән иде.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде.
Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа җитәкчене Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте, ул Марат Закировның эшчәнлеген югары бәяләде.
«2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләде. Нәкъ шушы вакытта без парклар һәм скверлар буенча алга киттек, һәм пандемия аларга булган ихтыяҗны күрсәтте. Бу бик зур эш», — диде шәһәр башлыгы.
Бүген Казан мэриясендә кадрлар үзгәреше булды. Алдарак Андрей Лобовның Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы вазифасыннан китүе билгеле булган иде. Хәзер ул шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Казан агломерациясе үсеше белән шөгыльләнәчәк.
Ә моңа кадәр Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләгән Ирина Дябилкина шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җир, милек һәм финанс мәсьәләләре кураторы Радик Шәфигуллин командасына китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз