news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лобов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә

Ул Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләячәк.

Лобов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә
kzn.ru

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Андрей Лобов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә.

Мэриядән хәбәр итүләренчә, ул Татарстан башкаласының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Казан агломерациясен үстерү белән шөгыльләнәчәк.

«Лобов Андрей Николаевич Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләү өчен Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә», - диелә мэриянең рәсми telegram-каналында.

Лобовка елга порты территориясен һәм Казан агломерациясен үстерү, шулай ук шәһәр инфраструктурасы белән бәйле башка проектларны гамәлгә ашыру кебек яңа бурычлар йөкләнә.

«Шул хактагы мәгълүмат безнең telegram-каналда дөнья күрде. Тиздән kzn.ru сайтында тагын да төгәлрәк мәгълүмат белән танышып булачак», - дип искәрттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100