Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Садыйков хастаханадә янгында үлүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклаша
Фаҗига кичә кич Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә булган.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзәндә хастаханәдәге янгында һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Барлык пациентлар Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе бүлекләренә күчерелгән, янгын беткәннән соң аларның бер өлеше өйләренә җибәрелгән. Аларның иминлегенә берни дә янамый», — диде министр.
Янгын кичә кич белән Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары авырулары ята торган бүлегендә чыккан. Фаҗигадә өч кеше үлгән, тагын икесе зыян күргән.
Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Янгын ИВЛ аппараты белән бәйле түгел, дип билгеләп үтелә. Бүлектә коронавируслы пациентлар булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз