Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән хастаханәсендә янгын буенча тикшерү башлады
Фаҗига факты буенча «Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы Яшел Үзән хастаханәдә янгын буенча тикшерү башлады. Анда өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Тикшерү вакытында күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә фаҗига сәбәпләрен ачыклаячак, хастаханәдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне, шулай ук медицина учреждениесенең гадәттән тыш хәл режимында эшләвен бәяләячәк һәм җаваплы затларны ачыклаячак», — дип билгеләде Руслан Галиев.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич белән Яшел Үзән хастаханәсенең кан тамырлары авырулары булган кешеләрне дәвалый торган бүлегендә чыккан янгында өч кеше үлгән. Тагын ике кеше зыян күргән, берсе пешкән, икенчесе төтен исе белән агуланган.
«Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз