news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтовка Балтач районының мактаулы кешесе исемен бирделәр

Марат Әхмәтов балтачлыларга тырыш, хезмәт сөючән, күтәренке рухлы, үз сүзләрендә тора белгән өчен рәхмәт әйтте.

Марат Әхмәтовка Балтач районының мактаулы кешесе исемен бирделәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка Балтач районының мактаулы гражданины медален бирделәр. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр бүген Балтач районы алдынгыларын котлады. Аңа кадәр җирле җитештерү продукциясе күргәзмәсен карап чыкты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты, аларның уңышлары һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Бу районда мин үземнең тормыш һәм хезмәт эшчәнлеген башладым һәм күп нәрсәгә өйрәндем. Балтачлыларга тырышлыгы, хезмәт яратулары, һәрвакыт күтәренке рухта булулары, үз сүзләрендә тора белүләре өчен рәхмәт. Нәкъ менә шул сыйфатлар район халкын башкалардан аерып тора һәм менә нәкъ менә шуның белән сез район икътисадына ныклы нигез салдыгыз», - диде Марат Әхмәтов.

"Казанышларны шундый олы дәрәҗәдә тану минем өчен бик мөһим", - дип сөйли 40 ел зоотехник булып эшләгән һәм Министр кулыннан Рәхмәт хатын алган Рәфис Галимуллин. Үзендәге төп сыйфат итеп - эш сөючәнлекне атый ул.

"Зоотехник эше – ул елга 365 эш көне дигән сүз. Һәр яңа көн яңа мәшәкатьләр алып килә, аларны иртәгә калдырып булмый, барысын да бүген хәл итәргә кирәк", - ди Рәфис Галимуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100