news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Үзебездә җитештерелә торган чималны үзебездә тирәнрәк эшкәртү киңәш ителде

Авыл хуҗалыгы министры халыкның тормыш активлыгын үстерү бурычы торганын әйтте.

Марат Әхмәтов: Үзебездә җитештерелә торган чималны үзебездә тирәнрәк эшкәртү киңәш ителде
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Үзебездә җитештерелә торган чималны үзебездә тирәнрәк эшкәртү кирәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң шулай дип белдерде.

Ул Юлламаның эчтәлегендә авыл хуҗалыгы тармагына тирән игътибар бирелгәнен билгеләп узды. "Чыннан да, эшләребез күп. Гәрчә хәл ителгән мәсьәләләр дә күп, ләкин халыкның тормыш активлыгын тагын да үстерәсебез бар", - ди министр. Ул Юлламада авыл хуҗалыгының яшәү чыганагы гына түгел, милли традицияләр, рухи гореф-гадәтләрне дә саклап калуда мөһим роль уйнавы билгеләп үтелүе турында шәрехләде.

"Аның өстенә, үзебездә җитештерелә торган чималны үзебездә тирәнрәк эшкәртү, өстәмә кыйммәтне күбрәк үзебездә булдыру һәм урыннарда авыл хуҗалыгы җитештерү күрсәткечләрен арттыру кирәк. Бурычларыбыз бихисап, һәм җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot