news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Юлламаның һәр җөмләсен өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк

"Үзебезнең юнәлешләргә кагылган бурычлар буенча эш планы булдырачакбыз", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов: Юлламаның һәр җөмләсен өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Кулга карандаш алып, һәр җөмләсен сызып-сызып өйрәнеп, эчтәлегенә төшенеп бетәргә кирәк”. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасы турында шулай дип әйтте.

“Юллама беренче укылышта гына әле бөтен тирәнлеге белән кабул ителеп бетмәскә мөмкин. Үзебезнең юнәлешләргә кагылган бурычлар буенча эш планы булдырачакбыз”, - диде Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш парламентына Юллама белән мөрәҗәгать итте.
  • Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына беренче юллама белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100