news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә шәхси хуҗалык техникасын да җәлеп итәргә кирәк дип саный

«Техника арендалау – яхшы практика. Бу машина сатып алу һәм аны карап тотуга караганда яхшырак», – диде Татарстан Президенты.

Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә шәхси хуҗалык техникасын да җәлеп итәргә кирәк дип саный
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләренә шәхси эшмәкәрләрнең авыл хуҗалыгы техникасын җәлеп итү планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда чәчү кампаниясен үткәрү өчен авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 11 меңнән артык трактор бар, әмма бу сан норматив ихтыяҗның 60 процентын гына тәшкил итә. Шуңа күрә районнарда шәхси хуҗаларның потенциалын куллану мөһим, ә бу 13 мең чамасы трактор, диде министр.  

«Бүгеннән шәхси хуҗалык тракторларын җәлеп итү эшләрен башларга кирәк. Түләү формасын алдан килешү зарур», - диде Марат Әхмәтов. Аның фикеренчә, бары тик барлык хезмәтләрнең бергәләп эшләве генә язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару мөмкинлеге бирәчәк, җәлеп ителгән техника һәм җиһазларны куркынычсыз куллануны тәэмин итәчәк.

Министр язгы кыр эшләре чорында традиция буенча куркынычсызлык айлыгы игълан ителүен искәртте. Барлык җитәкчеләргә хезмәт иминлегенә зур җаваплылык белән карарга һәм хәл итәргә кирәклеген әйтте. Агросәнәгать комплексында инженер-техник персоналның эше Дәүләт техник күзәтчелеге белән бәйләнештә. Аның территориаль органнары барлык муниципаль районнарда бар, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов министр докладын шәрехләп, шәхси хуҗалыклардагы техника – ул зур резерв диде. «Аларны кыр эшләренә активрак җәлеп итәргә кирәк. Бу алар өчен өстәмә хезмәт хакы булачак. Техника арендалау – яхшы практика. Бу машина сатып алу һәм аны карап тотуга караганда яхшырак», – диде Татарстан Президенты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100