news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге уздырырга тәкъдим итте

Ул язучыларны һәм шагыйрьләрне укучыларга якынрак булырга чакырды.

Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге уздырырга тәкъдим итте
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яхшы әсәр язучыга 500 мең сум грант белән бәйге игълан итәргә кирәк дип саный. Бу хакта ул комиссиянең беренче утырышында әйтте.

«Әдәбиятка яңа сулыш кертү максатыннан, комиссия исеменнән укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителә торган әсәрләргә, ул төрле жанрлар булырга мөмкин, зур әдәби иҗади конкурс игълан итү тәкъдиме белән чыгам. Ул төрле юнәлешләрне, дистәгә якын номинацияне үз эченә алырга тиеш дип саныйм. Әйтик, укучылар иң яратып кабул иткән җиңүче романга 500 мең сум саллы грант булырга тиеш», — диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, барлык номинацияләрне кертеп, чыгымнар 10 млн сум тәшкил итә ала. «Якын арада бу бәйгенең шартларын эшләп, тәкъдим кертсәгез, август аенда бу конкурсны игълан итәр идек. Бәлки, 2021 ел ахырында дәрәҗәле итеп, бу конкурска нәтиҗә ясар идек», — дип мөрәҗәгать итте Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, иҗат берләшмәләре, социаль челтәрләр буенча эшче төркемгә.

«300 дән артык язучы-шагыйрьләрне берләштергән Язучылар берлеге бик зур эш башкара алыр иде. Иҗат әһелләренең һәркайсының әйтер сүзе, әсәрләре бар. Укучыларга якынрак булырга, аралашырга кирәк. Алар белән бер дулкында яшәргә тырышырга кирәк, чөнки шул халык тормышы турында иҗат ителә. Зур мөмкинлеге булган милли потенциалны гамәлгә җигү турында сүз бара», — диде комиссия рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100