Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов яңгырлар вакытында ашлык киптергечләрне оператив кулланырга өндәде
Республиканың ашлык киптерү комплексларының куәте тәүлегенә 150 мең тоннага кадәр ашлык киптерергә мөмкинлек бирә.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Августта һава торышы яңгырлы булыр дип көтелә, һәм республика аграрийларына урып-җыю тактикасын яңадан карарга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, һава торышы начар булу сәбәпле, район башлыкларына да, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дә, фермерларга да урып-җыю тактикасына җитди карарга кирәк. Республика территориясендә явым-төшемнәр күп, ашлыкның дымлы булуы урып-җыю эшләрен кыенлаштыра.
Министр хәзерге вакытта хуҗалыкларга үз ашлык киптерү комплексларын актив кулланырга кирәклеген әйтте. «Республика, тәүлек буе барлык киптергечләрне кулланып, 150 мең тонна ашлык киптерергә сәләтле», – диде министр. Бөртеклеләрнең югары дымлылыгын да исәпкә алып, тәүлегенә 100 мең тонна ашлык киптерү башкарып чыгарлык эш.
Тукай районында хуҗалыкларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең киптерү куәте 7 мең тоннадан артык, Нурлат районында – 6 мең тоннадан артык, Әлки районында – 5 мең тоннага якын, Чүпрәле районында – 5 мең тоннадан артык, Апас, Арча районында – 5 мең тоннага якын, Актаныш, Буа, Кукмара районында тәүлегенә 4 мең тоннадан артык.
Министр сүзләренчә, башка районнарда да киптергечләр бар, әмма җитештерүчәнлеге кимрәк. Әлбәттә, ашлыкны киптерү - өстәмә чыгымнар, әмма, үстерелгән икмәкне югалту – ул әхлак кысаларына сыймый торган хәл, диде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре үз киптерү җайланмалары булмаган яки аларның җитештерүчәнлеге җитәрлек булмаган хуҗалыкларга ашлык киптерү буенча хезмәт күрсәтергә әзер. Бу хезмәтләрнең бәясе республиканың барлык Икмәк кабул итү пунктларында да диярлек бертөрле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз