news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: «Яңа татар җыры»нда аранжировщикка барабан какканга беренчелек бирелде

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, сәнгать өлкәсендәге яңа бәйгеләрдә җиңүчеләрне моң факторын исәптә тотып билгеләргә кирәк.

Марат Әхмәтов: «Яңа татар җыры»нда аранжировщикка барабан какканга беренчелек бирелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Яңа татар җыры» һәм «Безнең җыр» бәйгеләренә карата үз тәнкыйтен белдерде.

«Яңа татар җыры» алга таба да үткәреләчәге Президент белән хәл ителде, гәрчә бәйгенең финал өлешен карамаган идек әле. Анда аранжировщикка барабан каккан өчен беренче урын бирделәр. Ни өчен аз гына булса да гармун теле, бормалар юк икән дигән сорау туды», — диде ул Яшьләр эшләре министрлыгында.

Аның сүзләренчә, татар җыр сәнгатендә татар моңын сакларга тырышырга кирәк. «Бу „Безнең җыр“ һәм „Яңа татар җыры“ бәйгеләренә кагыла. Соңгысында исә джаз, рок жанрларына тайпылыш сизелде. Татар моңын югалтырга ярамый. Җиңүчеләрне моң факторын исәптә тотып билгеләргә кирәк. Яңа конкурсларны оештырган вакытта без үзебезнең тәкъдимнәрне әйтәчәкбез. Моң югалмасын», — диде Әхмәтов.

Марат Әхмәтовның «Безнең җыр» иҗат лабораториясенә карата да сораулары булды. «Ни өчен сез башкаручы, композитор һәм шагыйрьне җирәбә рәвешендә билгеләдегез? Алар бер-берсен эзләп тапкан булса, эш нәтиҗәлерәк булмас идеме? Анда башкарылган җырларга төрле мөнәсәбәт булды өлкән буын аны ошатмады, бүгенге иҗатчылар яхшы бәяләде», — диде ул.

«Калеб» яшьләр лабораториясен дә мактыйсыз, анда да моңны өстенлекле итеп куярга кирәк. Моң милләтнең язмышы, тарихы белән бәйле. Бүгенге яшьләр аны кабул итмәскә мөмкин. Татар җыр сәнгатендә моңны югалту — милләткә күпмедер дәрәҗәдә хыянәт ул», — дип сөйләде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Түгәрәк өстәлдә «Безнең җыр» иҗат лабораториясен дәвам иттерергә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100