Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов яңа "Агростартап" программасының өстенлекләрен аңлатты
Программа кооператив һәм фермерны үзара бәйли һәм кооперативларның чыгымнарын компенсацияләүне күздә тота.
(Теләче, 6 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Теләчедә яңа "Агростартап" программасы эшләтеп җибәрелде. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов проектның өстенлекләрен аңлатты.
Программа эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатын күздә тота.
"Бу - әлегә кадәр гамәлдә булган федераль программалар белән янәшә бара торган өстәмә яңа проект. Ул фермерларга материаль ресурслар алырга мөмкинлек һәм тоткан чыгымнарына компенсация бирүне күздә тота. Төрле юнәлешләрдә кооперацияне ныгыту исәбе дә бар, кооперативларның тоткан чыгымнары - техника, ашлама яки азык сатып алалармы - шул чыгымнарны 50 процентка кадәр каплый торган программа", - диде министр.
Аның сүзләренчә, фермерлар кооперативларга риза булып керсен өчен, өстәмә ресурс карала. Шуның бер өлешен ул кооперативка пай итеп кертергә тиеш. "Бу фермер һәм кооперативны үзара бәйли торган кызыклы программа. Быелга 418 млн ярдәм суммасы каралган. Бу программаны куәтләп эшләтеп җибәрдек. Ел ахырына кадәр бу сумманы тотачакбыз", - диде Әхмәтов.
Ул быелгы тәҗрибә үзенә күрә бер сынау, диде. Программа әлегә катгый куелмаган. "Үз эчендә генә кайнап ята торган аерым вак хуҗалыкларны уртак максатка туплап, алар базарга сәүдә челтәрләренә үз продукциясе белән иркенрәк, киңрәк чыгарга мөмкинлек бирә дип саныйм мин", - диде.
Министр кооперативлардан чыгымнарны субсидияләүгә документлар кабул ителүен әйтте. 6 кооперативтан документлар кабул ителгән. "Министрлык тарафыннан һәр районга кооперативларга әгъзалар кертү буенча план-бирем җиткерелгән. Сорау катгый булачак. Кооперация үсешендә безгә кооператив әгъзаларының керемлелеген тәэмин итәргә кирәк. Дәүләт ярдәме шуның өчен юнәлтелә дә", - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз