news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов ветеринарларга: Бер генә көн булса да сезнең халәттә булып караганым бар

Тантаналы чарада ветеринария хезмәтендә нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Марат Әхмәтов ветеринарларга: Бер генә көн булса да сезнең халәттә булып караганым бар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Тантаналы чара “Корстон” комплексында узды. Ул Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгы хөрмәтенә багышланган иде.

“Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырендә "мин бераз чәчкән идем, урган идем" дигән сүзләр бар. Минем дә бер генә көн булса да сезнең халәттә булып караганым бар. Бер генә ел эшләп караган булсам да... мин көн һәм ел дип ялгыш әйтмәдем, бу, әлбәттә, символик чагыштыру. Бу профессия кешеләренең никадәр фидакарь, хезмәтчән булуларына кыска гына вакыт эчендә дә инанган идем. Ветеринария хезмәте төшенчәсе дигәндә, минем күз алдыма Миннебай Гыйниятович килеп баса”, - дип Марат Әхмәтов республикада тармак белән 21 ел җитәкчелек иткән бу шәхес өчен аерым алкышлар сорады.

Министр ветеринария белгечләренең көн-төн эшләп, халык имин, сәламәт, тук булсын өчен тырышуларын билгеләп узды. “Республика, бигрәк тә соңгы елларда, дәүләт ветеринария хезмәте статусына күбрәк игътибар юнәлтә. Дөрес, миңа фильмда ветеринария табибын песи, тычкан, көчек янында күрсәтүләре бераз аңлашылмый. Минем күзаллауда мал табибының роле, беренче чиратта, әлбәттә, эпизоотия иминлегендә. Медицина – кешене, ветеринария кешелекне дәвалый дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Бу чыннан да шулай. Республикада 1 млн мөгезле эре терлек. Дөрес, Миннебай Гыйниятович булганда баш саны күбрәк иде. 15 млн баш кош, ярты млн нан артык баш дуңгыз бар”, - дип санап үтте ул.

Марат Әхмәтов проектларның дәвам итәчәген әйтте. “Бүген без Премьер-министрның участок мал табибларына 101 машина тапшыру шаһитлары булдык. Киләсе елдан без республика программасы хисабына терлекчелек калдыкларын утильләштерү бурычын хәл итәргә тиеш. Әйдәгез, безнең терлекчелекне нәтиҗәле итик. Алда күпме бурычлар тора! Сездән башка моны хәл итеп бетереп булмый. Сезнең фидакарьлек, аңлавыгыз безгә терлекчелекне күпкә нәтиҗәле итәргә булышачак. 1,9 млн сөт җитештерү белән генә без иң яхшысы дигән сүз түгел. Бу шөгыль безгә яхшы керем, муллык, байлык китерергә тиеш. Сезнең роль бәяләп бетергесез. Без республика алдындагы бурычларны уңышлы хәл итәргә сәләтле. Президент исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Республикага, халыкка тагын да файдалырак булыгыз киләчәктә!” – дигән теләкләрен ирештерде министр.

Алга таба тармак алдынгылары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты һәм башка дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин 25 ел вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. “Вакыт тиз уза, 25 ел узган да киткән. 25 еллык бәйрәмне ветеринарлар лаеклы каршы ала. Республикада халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылган. Озак, нәтиҗәле эш телим. Авыл хуҗалыгында күп кенә һөнәрләр арасында иң мактаулысы – ветеринарлар”, - дип ул бу өлкәнең кеше һәм хайваннар арасында мөнәсәбәтләргә корылуын билгеләп үтте.

Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов авыл хуҗалыгы тармагының ветеринария хезмәткәрләреннән башка яши алмавын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бүгенге матур бәйрәмне Хөкүмәт җитәкчелегенең идарә эшенә бәя бирү дип әйтергә була. “Россия күләмендә бу сирәк эшләнә торган эш. Республикада исә бу күркәм традиция. Ветеринарларга зур бүләкләр тапшыру эшегезгә нәтиҗә, киләчәккә бурыч дип кабул итәбез. Сез бүләк алганда аз булса да безгә дә өлеш чыга”, - дип берничә машина аларга да бирелүен әйтте.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүген икеләтә генә түгел, өчләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Күптән түгел Россия ветеринария хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Үзебезнең идарәнең - 25 еллыгы. Бәйрәм уңаеннан 101 машина да тапшырылды”, - диде. Ул тармакта озак еллар тугры калып эшләгән ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде.

Тантаналы чара барышында төрле номинацияләрдә һөнәри бәйге җиңүчеләре дә бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100