Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов узган елгы уңышка өметләнмәскә куша
"Быелгы корылык, дым җитмәү, эсселек язгы бодайга тискәре йогынты ясады", - диде министр.
(Зәй, 26 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов быелгы икмәк чыгышына карата үз фикерен әйтте. Бу хакта ул бүген Зәй районында узган күчмә семинарда, "Татар-информ" хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә хәбәр итте.
"Быелгы икмәкнең чыгышы күңелдә берникадәр шик тудыра. Чөнки узган ел күп икмәккә өйрәнеп киткән идек", - диде Әхмәтов.
- 2017 елда Татарстан аграрийлары 3 мең тонна бөртекле ашлык суктырып алды.
Авыл хуҗалыгы министры икмәк чыгышына тәэсир иткән факторларны да санады. "Быелгы корылык, дым җитмәү, бу көннәрдәге эсселек язгы бодайга хәйран тискәре йогынты ясады. Республика буенча 500 йөз мең гектарда язгы бодаебыз бар. Әле алдагы көннәрдә дә 32-35 градус эсселек көтелә. Көзге культуралардан зарланмыйм, алар матур гына җитеште", - диде министр.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Зәй игенчеләре көзге бодайдан 40 центнердан артык бөртекле суктырган. "Явым-төшем белән артык иркәләнмәгән район булса да, хәтта республиканың уртача явым-төшеменнән кимрәк яңгыр яуды Зәйдә. Шулай булуга карамастан, көзге бодайдан 40 центнердан артык уңыш чыга. Шушы чама уңыш Сарманда да, Тәтеш районында да", - диде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз