news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов урып-җыюдан соң туфрак эшкәртү әһәмияте турында әйтте

Министр, бөртекле культураларны урып бетерүгә, комбайннардан соң басуга тракторлар кертүчеләр уңышлы эшләвен билгеләп узды.

Марат Әхмәтов урып-җыюдан соң туфрак эшкәртү әһәмияте турында әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю тәмамлануга туфракны эшкәртү әһәмияте турында әйтте. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ул болай эшләүче хуҗалыкларның тотрыклы мул уңыш алуларын билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, республика районнарында көзге икмәк чәчү эшенә керешкәннәр. Быел уҗым культуралары 540 мең гектар мәйданда чәчеләчәк. "Без уҗым культуралары өчен мәйданнарны киңәйтергә тәкъдим итәбез, ләкин бу туфракны эшкәртеп өлгерүгә, орлыклар белән тәэмин ителешкә карый. Теләсә нинди хуҗалык өчен уңышның сәбәбе шунда. Бөртекле культураларны урып бетерүгә, комбайннардан соң басуга тракторлар кертүчеләр уңышлы эшли", - ди ул.

Министр августта туфрак эшкәртүнең әһәмиятен билгеләп узды. "Көзгә кадәр җылы вакытларда туфрактагы биологик процесслар туфракны киләсе ел уңышы өчен яхшы әзерли. Берничә дистә хуҗалык уборкадан соң кичекмәстән туфрак эшкәртә, алар начар елларда да тотрыклы рәвештә күбрәк уңыш алалар. Бу бөртеклеләргә генә түгел, техник һәм башка төр культураларга да кагыла", - ди Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot