news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Урып-җыю кампаниясе авыр булачак

Авыл хуҗалыгы министры быел аерым игътибар элеваторларга һәм икмәк кабул итү предприятиеләренә бирелгәнлеген билгеләп үтә.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Быел һава шартлары кыен булу сәбәпле, урып-җыю эшләренә ике атна соң керешәчәкләр, әмма уңыш начар булырга охшамаган. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан Премьер-министр урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

“Быел һава шартлары кыен булу сәбәпле, урып-җыю эшләренә ике атна соң керешәчәкбез. Шуңа да карамастан, яхшы гына уңыш көтелә”, – дип җиткергән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Аның сүзләренчә, быел аерым игътибар элеваторларга һәм икмәк кабул итү предприятиеләренә бирелгән, алар үзвакытында килгән икмәкне эшкәртергә һәм киптерергә тиеш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot