news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Уралхим» вәкилләре белән Татарстанга ашлама җибәртү турында сөйләште

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры химия компаниясенең коммерция директоры белән очрашты.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Уралхим» ОХК» АҖ коммерция директоры Эмра Башаран белән очрашты. Бу хакта республиканың аграр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен катлаулы минераль ашламалар китертү мәсьәләсендә фикерләште.

Республика Инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге ноябрь башында «Уралхим» ТД» ҖЧҖ белән 30 мең тонна диаммофоскалар (универсаль минераль ашламалар) алдырту турында килешү төзегән.

«Уралхим» ОХК» АҖ – Россия, БДБ илләре һәм Көнчыгыш Европа минераль ашламалар базарында иң эре компанияләрдән санала. Предприятиенең елына 2,9 млн тонна аммиак, 2,9 млн тонна аммиак селитрасы, 1,2 млн тонна карбамид һәм 0,8 млн тонна фосфорлы һәм катлаулы ашламалар эшләп чыгару мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100