news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак

“Әлегә мин икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим”, - диде министр.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уҗым культуралары һәлак булу икмәк бәясенә йогынты ясамаячак. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип әйтте.

Быел барлыгы 561 мең га мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, шул исәптән уҗым бодае – 428, 6 мең га, көзге арыш – 126,9 мең га, тритикале – 5,3 мең га. 150 мең га мәйданда уҗым культуралары һәлак булган. Зыян 1,5 млрд сум дип бәяләнә.

“Җәйгә якынлашканда онга бәя гадәттә күтәрелми. Әлегә мин икмәккә бәя артуга сәбәпләр күрмим”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр икмәк бәясендә он кыйммәте 15-20 процент кына булуын искәртте. “Кыйммәтнең 80 проценты башка сәбәпләр буенча формалаша. Бәлки, предприятиеләрнең үз технологик сәбәпләре бардыр”, - диде ул.

“Елдан-ел икмәк куллану кими. Элекке елларны хәтерлим: икмәкне терлеккә дә ашаткач, җан башына өстәмә килограмм икмәк бирәләр иде. Хәзер халык җан башына тәүлегенә 250-260 грамм икмәк куллана. Элек тулы куәтендә эшләгән предприятиеләрнең эш күләмнәре бүген 30-40 процент кына. Бу да үзкыйммәткә тәэсир итә. Ипи бит бер оннан гына пешми”, - диде Марат Әхмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100