news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Тукай районындагы барлык сөрүлек җирләрен эшкәртү бурычын куйды

Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде.

(Тукай районы, 6 июнь, "Татар-информ","Якты юл"). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларының торышын бәяләде. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Останково авылы янындагы мәйданчыгында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта "Якты юл"  җирле басмасы хәбәр итте.

"Басуларны карап чыктым. Быел республиканың барлык районнарында бертөрле проблема – сабан басуларының тишелүе тигез түгел. Явасы янгырлар, җылы һава торышы үсентеләрне чыгарыр һәм тигезләр дип өметләнәбез. Быел дым җитми дип зарланырлык түгел, шул ук вакытта җылысы да кирәк, һава температурасының нормага керүен көтәбез", – дип сүзен башлады министр.

Алга таба Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренең хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. Биредә алып барылган әңгәмә, гомумән алганда, ел да хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорау – сөт белән бәйле булды. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, сөт бәясе җәй азагына кадәр төшәчәк, шулай да сентябрь аеннан башлап халыктан сатып алу бәясе күтәрелә башлар дип көтелә.

Субсидиягә килгәндә, тапшырылган бер литр сөткә 3 сум исәбеннән апрель-май айлары өчен акча килү көтелә. Субсидиягә документларны тапшырганнарга гына кагыла бу. Әлеге субсидия июнь аенда соңгы тапкыр бирелә һәм шуннан соң туктатылачак, дип белдерде министр.

Очрашуда яңгыраган алдагы сорау Мөслим районыннан алына торган тракторлар, чәчү компекслары һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйле иде. Техника сатып алганда шул техниканың тулаем бәясенең 40 проценты кире кайтару булсын иде, дигән теләкләрен әйттеләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре.

Ягулык материалының литры быел 52 сумга кадәр җитүе дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен нык борчуга сала. Министрга бу проблеманы да җиткерделәр.

Марат Әхмәтов райондагы барлык сөрүлек җирләрне максималь рәвештә эшкәртү, чәчелмәгән басуларны көзгә кадәр әзерләп бетерү бурычын куйды, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100