news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Тукай районындагы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Бүләккә урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләр лаек булган.

Марат Әхмәтов Тукай районындагы алдынгы комбайнчыларны бүләкләде
agro.tatarstan.ru

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр барышында Тукай районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләрне “Кама” агрофирмасы механизаторлары Гөлүс Галиев һәм Илнур Этикбаев алган. “Нью-Холланд” комбайнында икенче “җидекөнлектә” алар 302 тонна бөртек суктырган. Бүләкләнүчеләр арасында булган Галимҗан Абдуллин “Нью-Холланд” комбайнында 211 тонна уңыш җыйган. Йөк машинасында Илһам Гыйльметдинов ындыр табагына 320 тонна ашлык кайтарган.

Премияләрне башка хуҗалык алдынгылары да алган. Болар - Динар Шәйхаттаров һәм Рәфыйк Сәләхов “Ярыш”, Ринат Гатиятуллин, Владимир Хоритонцев “Вилданов”,  Александр Коршунов һәм Юрий Абызов "Р-Арго”, ә Ирек Димөхәммәтов белән Флорид Җиһангиров "Гигант” хуҗалыкларыннан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100