news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында елның беренче кварталындагы эшчәнлеккә бәя бирде

Тармак эшчәнлегендә уңай динамика бар, ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекчелек тармагында, 2017 елның беренче кварталы йомгаклары буенча, уңай динамика барлыгын билгеләп үтте. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткерелде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

2017 елның беренче кварталында республикада 93,7 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Шул исәптән 24,5 мең тонна (үсеш 102 процент) мөгезле эре терлек, 48,6 мең тонна кош (үсеш 102 процент), 20,1 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән.

Беренче кварталда шулай ук 225,5 млн. данә (үсеш 107 процент), 299,6 мең тонна сөт (үсеш 104 процент) җитештерелгән һәм 270,7 мең тонна сөт сатылган.

Республикада 1 апрельгә терлек һәм кош-корт санына килсәк, Татарстанда 748,4 мең баш мөгезле эре терлек бар. Шул исәптән сыерлар – 248,9 мең, дуңгызлар - 420 мең, сарыклар һәм кәҗәләр – 63,6 мең, кош-корт 14,4 млн. баш исәпләнә.

“Терлек һәм кош-корт баш санында ел башыннан даими рәвештә уңай динамика мониторингы бара, – дип җиткерә Марат Әхмәтов. – Сыерлар баш санын саклап, мөгезле эре терлек санын 6 меңгә арттырдык. Дуңгызлар 1 процентка, сарык һәм кәҗәләр 11 процентка артырылды. Мөгезле эре терлек баш саны 23 районда арттырылды, әмма 8 районда кимүгә юл куелган. Иң күп үсеш Кукмара, Буа, Балтачта күзәтелә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100