news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Телгә хөрмәт уятуда җитәкчеләрнең үрнәге мөһим

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары район башлыкларына үзләре үткәрә торган киңәшмәләргә, аналитик материалларга тел ягыннан игътибарлырак булырга кушты.

Марат Әхмәтов: Телгә хөрмәт уятуда җитәкчеләрнең үрнәге мөһим
Владимир Васильев

(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов телгә, милләткә хөрмәт уятуда җитәкче кешенең шәхси үрнәге мөһим булуын әйтте.

Бүген Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Арча мәдәният сараенда 11 район башлыгы белән очрашу уздырды. Марат Әхмәтов әйтүенчә, район башлыклары белән туган телгә игътибарны арттыру мәсьәләләре турында җитди сөйләшүләр оештыру Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештерелеп эшләнә.

«Җирле хакимият органнары җитәкчеләренең үз эшчәнлегендә тел мәсьәләсенә карата шәхси үрнәк күрсәтә алуы бик мөһим. Шәхси үрнәк бу мәсьәләгә тамырдан үзгәреш кертә ала. Бу республикабыз Президентыннан башлап һәрберебезгә кагыла. Үзебезнең яши, эшли торган урыннарыбызда без телебезгә карата ниниди мөнәсәбәттә? Ни дәрәҗәдә үз телебезне яклап, саклап кала алабыз, сөйләшәбез? Аны ни дәрәҗәдә тыңлаучыга кабул итә алырлык итеп җиткерә алабыз?» — дип мөрәҗәгать итте район башлыкларына Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары җитәкчеләргә үзләре үткәрә торган киңәшмәләргә, утырышларга, бөтен аналитик материалларга тел ягыннан игътибарлырак булырга кушты.

«Ни дәрәҗәдә чыгышыгызга җаваплы әзерләнәсез? Мин сезгә язып әзерләнергә тәкъдим итәм. Тегеннән-моннан текст тартып алып, без телнең дәрәҗәсен генә төшерәбез. Әгәр 80 процент аудитория татар булган җирдә рус телендә сөйләргә гадәтләнгәнсез икән, ике телдә дә матур итеп сөйләргә әзерләнегез. Үзегезнең ничек сөйләгәнегезне беләсегез килсә, киңәшмәгезне яздырыгыз да, тыңлап карагыз», — дип киңәш бирде Марат Әхмәтов район башлыкларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100