news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Татмедиа» белән хезмәттәшлекне югары бәяләде

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли.

Марат Әхмәтов «Татмедиа» белән хезмәттәшлекне югары бәяләде
Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлекне югары бәяләде.

«Без зур дәүләттә яшибез. Рус теле — киң колачлы дәүләт теле. Шул ук вакытта милли телләрне саклау бурычы да тора. Шул максаттан без татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча газета, журнал редакцияләре һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте белән үзара мөнәсәбәтләребез бик яхшы», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Марат Әхмәтовның Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшыруы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100