news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Татарстанның беренче Президенты гаиләсен бөтен кешегә үрнәк дип атады

ТР авыл хуҗалыгы министры бүген Казанда Сәкинә Шәймиеваны соңгы юлга озату чарасында Минтимер Шәймиевнең олы кайгысын уртаклашты.

Марат Әхмәтов Татарстанның беренче Президенты гаиләсен бөтен кешегә үрнәк дип атады
Рамил Гали

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Сәкинә Шәймиеваның вафат булуын – “зур югалту”, дип атады. “Аңа берәү дә битараф түгел”, – диде ул. Сәкинә Шакир кызы Шәймиева белән хушлашу Казанның Мәрҗани мәчетендә узды, җеназа намазы да биредә укылды.

“Сәкинә ханым мәхәббәтле, чиста күңелле, игелек нуры таратып яшәгән кеше иде”, - дип сөйләде Марат Әхмәтов. Ул үзенең тормыштагы уңышлары өчен Сәкинә ханым һәрвакыт әниләрчә куанганын әйтте.

Ул Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең олы кайгысын уртаклашты. Аңа мөрәҗәгать итеп: “Күңел халәтегезне аңлыйбыз. Матур яшәдегез. Без сокландык, үрнәк итеп кабул иттек”, - диде.

  • Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә вафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100