ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды

16 ноябрь 2018, 13:16 , Фото: Рамиль Гали

Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым озак вакытка сузылган авырудан соң бүген вафат булды.
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваны соңгы юлга озаталар. Татар җәмәгатьчелеге Мәрҗани мәчетенә аның рухына дога кылып, җеназа намазы укырга җыелды. Бирегә мәрхүмәнең җәсәдын алып килделәр.
  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева озак вакытка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә, вафат булды

"Бүген җомга көн, шушы изге көндә Сәкинә ханым рухына дога кылырга җыелдык. Халык бик күп, бергәләп укыган догалар мәрхүмә рухына барып ирешсен. Урыны җәннәттә булсын", - диде Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль Бикинин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10