news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстандагы кебек ярдәм бер генә субъектта да юк

Республикада хуҗалыкның кече формаларын үстерүгә 2 миллиард сумнан артыграк акча бирелә.

(Арча, 17 ноябрь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанда шәхси һәм крестьян хуҗалыкларга булган ярдәм бер генә субъектта да юк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арчада узган авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмә вакытында әйтте.

«Авыл хезмәтчәннәре елны уңышлы тәмамлый. Быел 5 млн тонна ашлык җыеп алуны аерым билгеләп үтәсе килә. Шулай ук без быел 8 ел эчендә республика тарихында булмаган хәл – 3100 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алуга ирештек», – дип башлады ул чыгышын. – Ә шәхси хуҗалыклар ничек яши, крестьян-фермер хуҗалыклары ничек үсә, авылларда эшчәнлек активлыгы нинди этапта, без монда шул турыда сөйләшергә җыелдык».

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, семинарда катнашучы 11 район җитештергән продукция күләме кискен аерыла. Авыл хуҗалыгы бер ел дәвамында 260 млрд сум акча эшләгән булса, шуның 53 проценты хуҗалыкның кече формаларына, 9 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына, 44 проценты шәхси хуҗалыкларга туры килә.

«Әйтик, Биектау (67 процент) , Балык Бистәсе (65 процент), Кукмара (59 процент), Теләче (53 процент), Мамадыш (54 процент) районнары, аерым алганда, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары продукция җитештерүне 50-65 процентка арттырды. Әмма бу районнарга эре товар җитештерү өлкәсенә аерым басым ясарга кирәк. Халыкның актив эшчәнлеген хуҗалыкның кече формалары гына тартып бара алмый. Тынычланырга иртәрәк», – диде ул семинарда катнашучы район башлыклары һәм авыл җирлеге рәисләренә.

Марат Әхмәтов шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына күрсәтелгән ярдәм турында да сөйләп узды.

«Шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына без зур күләмдә ярдәм кулы сузабыз. Бу – ел саен 2 млрд сум һәм аннан да күбрәк акча, шул исәптән субсидия һәм грантлар. Мондый ярдәм илнең бер генә субъектында да юк. Шуның нәтиҗәсендә, 20 ел эчендә беренче тапкыр, шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын арттыруга ирешелде. Ә 2017 елда без, 2016 елга караганда да күбрәк үсеш көтәбез. Дөрес, чыгымнар булмады түгел, әмма без кисен ситуациядән котылдык. Республиканың 24 районында сыер малының сизелерлек үсеше күзәтелә. Әмма монда барыбызның да көче керде», – диде министр.

Исегезгә төшерәбез, бүген Арчада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча төбәкара семинар-киңәшмә узды. Анда Арча зонасына кергән 11 район җитәкчелеге катнашты. Татарстан парламенты башлыгы авыл җирлеге башлыкларына авыл халкының эшчәнлеген арттыру өчен яңа юллар эзләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100