news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Зәй, Тукай һәм Азнакайны авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче районнар дип әйтте.

Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады
Рамиль Гали

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында сөйләде.

“Компанияләр арасында “Агросила”ны аерып әйтеп була. Фермаларында 1,5 млн тонна чөгендер үстерә. Министр буларак эшли башлаган вакытта бөтен республикада 450-600 мең тонна уңыш алабыз, дип хисап тота идек. Ә монда бер компания 1,5 млн чөгендер үстерә”, - диде Әхмәтов.

“Ак Барс” холдингы кошчылык һәм дуңгызчылык өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешә, диде ул.

„Камский бекон“ компаниясе бервакытта 260 мең баш дуңгыз үстерә”, дип әйтте министр.

Марат Әхмәтов Зәй, Тукай һәм Азнакайны авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче районнар дип атады. Аның сүзләренчә, республикада сөтчелек өлкәсендә Әтнә, Балтач, Кукмара һәм Актаныш алдынгылар рәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot