Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Татарстанда мәйданнарның 23 процентында бөртекле культуралар чәчелгән
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларында чәчү эшләре торышы турында белдерде.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларында чәчү эшләре торышы турында белдерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов бүген республикада чәчү эшләре 400 мең гектар чамасында яки планлаштырылганның 23 процентында үткәрелгән, дип белдерде.
Фаразлаулар буенча май явым-төшемсез булачак. Җилле һава торышы бер тәүлектә гектардан йөзләгән тонна дымны ала. “Безгә мөмкин булган ысуллар белән дымны сакларга кирәк”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз